ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 17 октябрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе  эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра. "Ачык ишекләр" Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт адресы буенча булачак.

 

Татарстанда балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан хәбәр итәләр.

 

13 октябрь көнне, мәдәният йортында клуб мөдире һәм китапханәче тарафыннан, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган ял кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә котлаулар, җырлар, шигырьләр яңгырады. "Көз" киемендә бәйрәмгә Сяплина Ольга Александровна килде, аның башкаруында шигырьләр яңгырады. Кичә уеннар һәм биюләр белән дәвам итте.
 


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

"Турникетларсыз атна» һәр елны апрель аеның 3 нче атнасында һәм октябрьнең 3 нче атнасында үткәрелә. Программа 2015 елдан Россия машина төзүчеләре берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Акция Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре эшчәнлеге турында һөнәри юнәлеш бирүче мәгълүмат бирүгә һәм сәнәгать җитештерүендә кирәкле инженер һөнәрләрен һәм белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы булып тора.
 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Лизинг-грант»программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
 

8-12 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе “Шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүче"  операциясе үткәрделәр. Алар Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кайбыч районы  һәм Кама Тамагы муниципальара филиалында  учетта торучы затларны карадылар.

Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Гыйсмәтуллина Алсу Мансур кызы үзенең  50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул озак еллар буе Олы Кайбыч урта гомуми мәктәбендә пешекче булып эшли.

Кошман авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Әминә Габдрахманова үзенең юбилеен билгеләп үтте, аңа 95 яшь тулды.
 


14
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

12 октябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында “Сәләт” (“Призвание”) дип исемләнгән II Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы узды. Бәйгенең жюри председателе Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева булды. Бәйгедә Самара, Дмитровград, Норлат, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Мордовия республикаларыннан, шулай ук Россиянең башка шәһәрләреннән балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International