12 октябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында “Сәләт” (“Призвание”) дип исемләнгән II Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы узды. Бәйгенең жюри председателе Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева булды. Бәйгедә Самара, Дмитровград, Норлат, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Мордовия республикаларыннан, шулай ук Россиянең башка шәһәрләреннән балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты.
Безнең районнан «вокал башкару (эстрада җырлавы) номинациясендә» Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең «Унисон» укытучылар вокаль ансамбле (җитәкчесе Гөлнара Җиһаншина) катнашты һәм I дәрәҗәдәге лауреат булды. Без аларны котлыйбыз!
Укытучылар коллективы Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына һәм Кайбыч муниципаль районы мәдәният җитәкчесе Әбләзова Рамилә Рузалит кызына конкурска барулары өчен рәхмәт белдерә.
