Бүген 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы узды.
Утырышта безнең районнан муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Бүген 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы узачак.
Утырышта безнең районнан муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашачак.
Татарстанда балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан хәбәр итәләр.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрлебаш төп мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Дәрестә шулай ук мәктәп директоры Сергей Лазарев һәм Бәрлебаш мәктәп укытучылары да катнашты.
Бүген 115 янгын коткару бүлегендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсе хезмәткәрләре: табиб-хирург Рамил Сабитов, табиб анестезиолог-реаниматолог Вячеслав Мурзаев гадәттән тыш хәлләрдә 8 нче отрядка беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар үткәрделәр ( ясалма сулыш, сынган вакытта шиналар салу, кан агуы вакытында жгутлар салу). Бер үк вакытта прививка бригадасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә гриппка каршы вакцинация ясады.
Проектның катнашучылары - балалар йортларында, тәрбиягә һәм опекага алынган, шулай ук катлаулы гаилә хәле аркасында интернат мәктәпләрдә булган талантлы балалар.
Бүген, 2018 елның 16 октябрендә район үзәк сырхауханәсенә республика кан салдыру станциясенең мобиль комплексы килде. Безнең районнан 45 кеше кан тапшырырга теләк белдерде, барлыгы 21,5 литр кан җыелды.
Бүгенге көндә шикәр чөгендерен җыюны 77,9 процентка төгәлләделәр. Эшләр 3 нче филиал "Дубрава" агрофирмасы " кырларында бара. 1 һәм 2 номерлы филиаллар эшне тулысынча төгәлләде. Уртача уңыш бер гектарга 240 центнерны тәшкил итә.
2018 елның 13 октябрендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Барлыгы районның 9 мәктәбеннән 76 укучы көч сынашты.
12-14 октябрьдә Чебоксар шәһәрендә каратэ WKC буенча IX Россия Кубогы узды. Россиянең 16 регионыннан төрле яшьтәге 900 катнашучы Чуашстанда иң көчлеләр исеме өчен көрәште. Кайбыч районын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владислав Васильев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Колаңгы һәм Олы Кайбыч мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Мондый зур ярышларда катнашып, яшь каратистлар югалып калмадылар.