Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Әминә Габдрахманованы 95 яшьлек юбилее белән котлады. Альберт Илгизәрович юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды, гаиләгә иминлек, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Шулай ук юбилярны Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова котлады.
Әминә Габдрахманова 1923 елның 15 октябрендә Кошман авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында ул башкалар белән бергә Апас районының Бакырчы авылында окоп казый. Аннан соң аны үзенең туган авылына чакырып алалар һәм аннан янә Апаска хисапчы булып өйрәнергә җибәрәләр. Өч ай ярым укып кайткач Әминә апа Кошмандагы колхозга урнаша һәм шунда 42 елдан алып 46 елга иртәдән кичкә кадәр хисапчы булып эшли. Ул вакытта ул ачлык, якыннарының үлеме, көчсез хезмәт, җимереклек кичергән. Сугыштан соң 1946 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Шул ук елны ул Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимулла Габдрахманов белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. 55 ел бергә матур гомер кичерәләр һәм җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта җиде баланың өчесе исән.
Хәзерге вакытта Олы Кайбыч авылында кызы Гөлнур һәм кияве Рамил белән яши. Юбилярның 3 кызы, 9 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.