Кичә, 28 октябрь көнне Россия Кораллы Көчләре сафына биш якташны озаттылар. Иске Чәчкабтан Ринат Хуҗин, Афанасьевка авылыннан Радик Гимадиев, Кыр Буасыннан Дмитрий Иванов, Хуҗа Хәсән авылыннан Анатолий Макаров һәм Муратово авылыннан Константин Салатовның әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озаттылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә илебез — Россия территориясен, чикләрен һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча үз бурычын намус белән үтәвен теләде.