Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылындагы Үзәк балалар китаханәсендә “Балачак иленә сәяхәт” исеме астында әдәби кичә узды. Аны Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәү" балалар бакчасы белән берлектә үткәрде. Әлеге кичә танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиевнең туган көненә багышланды. Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасыннан килгән нәниләр Шәүкәт абыйларының шигырьләрен сөйләде, район сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар матур җырлар башкарды. Китапханәче апалары исә кичәдә катнашучы һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бу көнне шундый гүзәл бәйрәме белән аны башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев котлады.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Кайбыч районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады. Алар юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
"Кайбыч муниципаль районы гражданнар яклау идарәсе "муниципаль казна учреждениесе сезнең игътибарга җиткерә: Кайбыч муниципаль районы гражданнар оборонасы штабының, эвакуация органнарының, службаларның һәм территориаль формированиеләренең практик күнекмәләрен камилләштерү максатларында, 2018 елның 13 декабрендә «Гражданнар оборонасы штабы, эвакуация органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм территориаль формированиеләренең эшен оештыру» темасына махсус укулар һәм 2018 елның 14 декабрендә «Гадәттән тыш хәлләр куркынычы булганда һәм килеп чыкканда Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасының идарә органнары һәм көчләре гамәлләре» темасына комплекслы укулар үткәрелә.
ВИЧ-инфекцияне һәм аның белән ассоциацияләнгән авыруларны профилактикалау буенча Бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Яшьләр арасында ВИЧ-инфекция таралуны профилактикалау" темасы буенча лекция үткәрелде.
30 ноябрь көнне татар драматургы Кәрим Тинчурин тууына 131 ел тулу һәм Казанда аның исемен йөрткән татар театрының 85 еллыгы уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Ул кабызган утлар балкышы” иҗади бәйгесе җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Район башлыгы исеменнән юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Болгар шәһәренең "Кол Гали" кунакханә комплексы базасында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан эшләнгән программа буенча Татарстан Республикасының җитәкче составын укыту үткәрелә.