“Балачак иленә сәяхәт”

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

          Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылындагы Үзәк балалар китаханәсендә “Балачак иленә сәяхәт” исеме астында әдәби кичә узды. Аны Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәү" балалар бакчасы белән берлектә үткәрде. Әлеге кичә танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиевнең туган көненә багышланды. Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасыннан килгән нәниләр Шәүкәт абыйларының шигырьләрен сөйләде, район сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар матур җырлар башкарды. Китапханәче апалары исә  балаларга истәлекле бүләк - китап тапшырды. 

                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International