Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алдан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Кабул итүгә 3 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең 2018 елның 26 октябрендә кабул иткән 29 нчы карары нигезендә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, агымдагы елның 19 декабрендә махсус өйрәнүләр үткәрә.
7 нче декабрь көнне,14.00 сәгатьтә мәдәният йортында, инвалидлар декадасы уңаеннан, “Ак җилкән” халык театры артистлары тарафыннан, Хәбир Ибраһим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Ялгыз каен күзе” (мелодрама) спектакле тәкъдим ителәчәк!
Керү ирекле.
2018 елның 6 декабрендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бүген ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Наил Гәрәев Казаннан Кайбыч районына килде. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашты, анда агымдагы елның 19 декабрендә Кайбыч районында узачак махсус өйрәтүләргә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты.
3 декабрь көнне Кече Мәми авылының «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Кече Мәми беренчел бүлекчәсе әгъзалары Халыкара инвалидлар көне кысаларында, тәрбиягә бала алган гаиләдә тәрбияләнә торган Сиринә Хәйретдинованың өендә булдылар. Сирина, шатлыкларын яшермичә, кунаклар белән аралашты, мавыгулары, мәктәптәге уңышлары турында сөйләде.
1 декабрь көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында методисты Людмила Козина "Без СПИДка каршы!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты: яшүсмерләрнең игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм сәламәтлегенә җаваплы караш формалаштыру. Чара барышында яшьләр белән әңгәмә үткәрелде, ул мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды. Барысы да проблеманы тикшерүдә актив катнашты.
2 декабрьдә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбендә "Sempre vivo" III Республика вокаль һәм инструменталь классик музыка конкурс-фестивале узды. Конкурста Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары апалы-сеңелле Гыйрфановлар Нәзилә һәм Газизә катнашты. II яшь төркемендә (9-10 яшь) «Инструменталь ансамбльләр» номинациясендә кызлар II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Мәдәният үсешенә һәм классик музыка традицияләрен саклауга керткән зур шәхси өлеше өчен укытучы Резедә Хисамова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
1 декабрь көнне Буа шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә «Иҗади тандем» ансамбльләр башкаруының региональ конкурсы булып узды. Конкурста безнең Идел буе төбәге районнарыннан, шулай ук Чуваш Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән вокаль һәм инструменталь ансамбльләр катнашты. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбеннән «Фортепиано», «Вокал», «музыкаль фольклор» һәм "халык инструментлары (баян)" бүлекләре укучылары көч сынашты.
1 декабрь көнне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан " Салават күпере "спорт-сәламәтләндерү комплексында 2007 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында "сәламәт яшәү рәвеше өчен" баскетбол буенча турнир узды.