Гражданнар оборонасы буенча укыту

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Наил Гәрәев Казаннан Кайбыч районына килде. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашты, анда агымдагы елның 19 декабрендә Кайбыч районында узачак махсус өйрәтүләргә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты.

Актлар залында район җитәкчелеге өчен Наил Гәрәев муниципаль районда гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару мәсьәләләре буенча норматив базаны өйрәнү дәресен үткәрде.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International