1 декабрь көнне Буа шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә «Иҗади тандем» ансамбльләр башкаруының региональ конкурсы булып узды. Конкурста безнең Идел буе төбәге районнарыннан, шулай ук Чуваш Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән вокаль һәм инструменталь ансамбльләр катнашты. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбеннән «Фортепиано», «Вокал», «музыкаль фольклор» һәм "халык инструментлары (баян)" бүлекләре укучылары көч сынашты.
Ансамбльдә үз укытучылары белән "Дуэт (педагог-укучы)" номинациясендә укучылар «вокал башкару» категориясендә призлы урыннарга лаек булдылар - ул Җәләлетдинова Азалия, Гыйсмәтуллин Самир һәм Кириллова Елизавета (укытучысы Тлепова Розалия). Алар II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
«Инструменталь башкару» номинациясендә Насретдинова Илфизә, Макарова Арина һәм Таҗетдинова Кәдрия (укытучысы Гыйрфанова Русалина); Губаева Зәринә, Вәлиуллина Динә, Губаева Альбина (укытучысы Хисамова Резедә); Медов Тимур, Өметбаев Әлфис (укытучысы Сабирова Зөлфия) III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мәктәпнең укытучылар коллективы Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинлга бәйгегә баруда ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерә.