Олы Кайбычта баскетбол буенча ярышлар узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

          1 декабрь көнне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан " Салават күпере "спорт-сәламәтләндерү комплексында 2007 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында "сәламәт яшәү рәвеше өчен" баскетбол буенча турнир узды. 
          Ярышлар нәтиҗәләре буенча егетләр арасында Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы җиңү яулады, икенче урында Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм өченче урында Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе.
          Кызлар арасында беренче урынны Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы, икенче урынны Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе, өченче урынны Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы яулды.

          Ярыш призерларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина котлады.  Ярыш призерларына дипломнар һәм медальләр тапшырылды.
 

   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International