Казанда "Sempre vivo" III Республика вокаль һәм инструменталь классик музыка конкурс-фестивале узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

         2 декабрьдә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбендә "Sempre vivo" III Республика вокаль һәм инструменталь классик музыка конкурс-фестивале узды. Конкурста Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары апалы-сеңелле Гыйрфановлар Нәзилә һәм Газизә катнашты. II яшь төркемендә (9-10 яшь) «Инструменталь ансамбльләр» номинациясендә кызлар II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Мәдәният үсешенә һәм классик музыка традицияләрен саклауга керткән зур шәхси өлеше өчен укытучы Резедә Хисамова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International