ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Районыбызның хөрмәтле кешесе, Мактаулы гражданы, эчке эшләр хезмәте ветераны, Кайбыч полициясенең ветераннар Советы рәисе, отставкадагы подполковник Ленар Әхмәтҗан улы Закиров 6 февраль көнне 86 нчы яшендә арабыздан мәңгелеккә китте.

2019 елның 7 февралендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарайган буран, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, юлларда кар көртләре көтелә.
 

4-6 февральдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе татар әдәбияты буенча мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.  Олимпиадада безнең районнан Олы Кайбыч һәм Федоровское мәктәп укучылары катнашты.

4 февраль көнне Советлар Союзы Герое А. Е. Кошкин исемендәге отряд яшь армиячеләре Шемахина Юлия, Малышев Виктор, Турова Юлия, мәктәп музее җитәкчесе Екатерина Елисеева һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Малышева Карымова Анна Васильевнаны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
 

Татарстан Республикасы һәм Россия беренчелекләренең күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры, бадминтон буенча республиканың юниорлар җыелма командасы әгъзасы, Федоровское авылыннан Полина Григорьева 15 яшендә РФ спорт мастерлыгына кандидат булды, шуның белән без аны котлыйбыз! Полина моның белән генә тукталып калмаячагына һәм тиздән спорт мастеры исеменә ирешәчәгенә ышанабыз!

2-4  февральдә  «Дуслык» сәламәтләндерү- укыту үзәгендә татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кайбыч районы укучылары да катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Олы Кайбыч урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Садыйкова Аделия (җитәкчесе Хәмидуллина А. Ф.) җиңүче булды, Федоровское урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хуҗин Булат (җитәкчесе Камалиева Г. В.) олимпиада призеры булды. Без аларны котлыйбыз!

«Узган ел республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына (авылларда) грант ярдәме күләме 878 млн.сумга кадәр сизелерлек артты. Бу  2017 елга караганда 67,2% ка күбрәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә әлеге акчаларны алу өчен 30 кг д.в./га ким булмаган уңышка тупланыш  булуын документаль рәвештә расларга кирәклеген искәртә.
 


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 2 февралендә Кайбыч үзәк район хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университетының 5 нче курс студентлары район үзәк сырхауханәсе хезмәткәрләре белән берлектә булачак табиблар һәм провизорлар өчен "Ак халатларда фәрештәләр медицинасы фестивале" дигән чара үткәрделәр.
 

3 февральдә Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Яр Чаллы автомобиль мәктәбе базасында каратэ буенча балалар арасында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган ачык шәхси беренчелек узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International