30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр "Хезмәт резервлары" стадионында республика шәһәрләре һәм районнарының иң көчле спортчылары катнашында Казан шәһәренең тимераякта шуу спорты буенча ачык беренчелеге узды. Әлеге ярышларда безнең районны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер - укытучысы Фрат Җиһаншин шәкертләре ¬– Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәкъдим итте.
Күп төр ярышның дүрт дистанциясе суммасы буенча 15 яшькә кадәрге егетләр арасында Айнур Билалиев җиңүче булды. Аның энесе Айназ дүртенче урынны яулады. Асия Мадаминова 15 яшькә кадәрге кызлар арасында өченче урынны алды. Тимераякта шуучыларны котлыйбыз һәм аларга яңа спорт уңышлары телибез!

.jpg)