23-24 март көннәрендә Казан шәһәренең "Бадминтон үзәгендә" 2007-2008 елгы һәм 2009 елгы малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Татарстанның "Бадминтон өметләре" республика турнирының беренче турының финал ярышлары узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Кайбыч муниципаль районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Юрий Григорьевта тәрбияләнүчеләр өч бронза медаль яулады. Ярышларның беренче көнендә Никита Алексеев (Олы Кайбыч урта мәктәбе) ялгыз разрядта медаль алды, ә икенче көнне ул Григорий Вавилов (Федоровское урта мәктәбе) белән бергә парлы разрядта бронза медаль яулады, шуның белән без аларны котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!