Район башлыгы Мөрәле мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты

2019 елның 26 марты, сишәмбе

           Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә, капиталь ремонт бара торган Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Анда аларны "Заман" ширкәте директоры Равил Җәләлиев, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин озатып йөрде.
           Бүгенге көндә бинаның тышкы ягын тышлау һәм эчке бизәкләү эшләре башкарыла. Барлык эшләр дә мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы буенча башкарыла. Мәктәпне ремонтлау өчен республикадан 20 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

           Альберт Илгизәр улы башкарылган төзелеш эшләренең сыйфатын уңай бәяләде, эшче хезмәтенең намуслы хезмәтен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International