ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 1 апреленнән район үзәк сырхауханәсендә өлкән халыкны диспансерлаштыру кысаларында хатын-кызларны тикшерү өчен күчмә маммография эшли. План буенча 784 хатын-кыз узарга тиеш (1980,1977, 1974, 1971,1965,1959, 1953,1949,1951,1955,1957,1961, 1963, 1967,1969 елгылар).
Искәрмә булып кызлар-яшүсмерләр, йөкле хатын-кызлар.

2019 елның 1 апрелендә Совет һәм башкарма комитетның актлар залында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кайбыч җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советы утырышы узды.
 

30 март көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт комплексында авыл җирлекләренең ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты кысаларында соңгы уен көне узды, шуннан соң плей-офф уеннарында быелгы чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләячәк 8 иң яхшы команда ачыкланды.  Бу-Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Кайбыч, Турминское авылы, Кошман, Чүти һәм Кече Мәме авыл җирлекләре командалары. Район чемпионаты дүртенче тапкыр үткәрелүен һәм алдагы өч тапкыр Иске Тәрбит авыл җирлеге волейболчылары җиңү яулаганнарын исегезгә төшерәбез.
 

Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез 3 апрельдә төньяк-көнчыгыштан 15-20 метр секундына көчле җил булуы ихтимал (Казанда төнлә һәм көндез 3 апрель көнне 18 метр секундына кадәр). Урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда буран, юлларда бозлавык.

 

27 мартта Яр Чаллы шәһәрендә "Пушкин укулары" дип исемләнгән IV Бөтенроссия ачык иҗади бәйге узды. Конкурсның катнашучылары фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр әзерләгән гомуми белем бирү оешмаларының һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары булды.

Агымдагы елның 25 мартында Борындык төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ләйсән Абдрахманова ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда булды. Очрашу "Ялкын" журналының 95 еллыгына багышланган "Лидерлар мәктәбе" проекты кысаларында оештырылды.
 

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Мәгариф оешмалары педагоглары тарафыннан төрле әсәрләр буенча спектакльләр куела. Спектакльләр авыл мәдәният йортлары сәхнәсендә халыкны чакырып үткәрелә.

"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе
 белән куркыныч хәлләр барлыкка килүне кисәтү буенча эш оештырылган. Әлеге эшләр язгы ташу вакытында су басу куркынычы булган зоналарда яшәүче балалар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен кагылган. Аларга гадәттән тыш хәл булган очракларда эвакуациягә әзер булырга тәкъдим ителде. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелде. Авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә өстәмә түләү буенча куркыныч төркеменә кергән гаиләләр исемлеге төзелде.

3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.
 

1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр индексацияләнәчәк, шул исәптән социаль түләүләр дә, 2% ка, бу 2018 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларына туры килә.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International