Бүген Федоровское авылында яшәүче Гимадиева Фәридә Хафиз кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Бүген Беляево авылында яшәүче Кузьмин Юрий Анатольевич үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов һәм Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов котлады. Алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
2019 елның 28 мартында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәтләр алучы балалы гаиләләр өчен "Акыллы бакча – хәйләкәр бакча" дип исемләнгән дәрес үткәрделәр
25-27 март көннәрендә Казан шәһәрендә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-классының бөтенроссия конкурсының турыдан-туры этабы узды. Конкурста безнең районнан Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Челнокова Наталия Алексеевна катнашты.
Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары 4 сыйныфтан Гөлнара Кузнецова һәм 2 сыйныфтан Полина Данилова башлангыч сыйныф укучыларының "Барысын да белергә телим" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Алар III һәм II дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Без аларны котлыйбыз!
30 март көнне Мөрәле мәдәният йортында театр елына багышланган Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле булып узды. Аны Мөрәле төп мәктәбе укытучылары башкарды. Килгән тамашачылар бер сулышта һәм бик теләп спектакль карадылар. Барысы да канәгать калды.
29 март көнне Казанда Каюм Насыйри исемендәге XVII Төбәкара фәнни-тикшеренү укулары булып узды. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектларының белем бирү оешмаларының 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлек һәм товарларны республика районнарыннан, шулай ук АПК предприятиеләреннән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килделәр.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар иткәнчә, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, өченче яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешайган.
Теркәлгән яшәү урыны булмаган республика гражданнары фактик яшәү урыны буенча социаль пенсия билгели алалар. Дәүләт тәэминаты буенча пенсияне рәсмиләштерү кагыйдәләренә тиешле төзәтмәләр март аенда үз көченә керде. Хәзердән башлап Россиядә социаль пенсия билгеләү өчен Пенсия фондына шәхси гариза яки социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, төзәтү учреждениеләре һәм кеше булган белем бирү оешмалары тарафыннан бирелгән документлар белән раслап була.