Яр Чаллы шәһәрендә "Пушкин укулары" бәйгесе узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

          27 мартта Яр Чаллы шәһәрендә "Пушкин укулары" дип исемләнгән IV Бөтенроссия ачык иҗади бәйге узды. Конкурсның катнашучылары фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр әзерләгән гомуми белем бирү оешмаларының һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары булды.

          Безнең районнан әлеге бәйгедә Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Аделина Гыйсматуллина катнашты. Ул "Фәнни-тикшеренү эшләр" номинациясендә җиңеп II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Без аны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International