"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе
белән куркыныч хәлләр барлыкка килүне кисәтү буенча эш оештырылды. Әлеге эшләр язгы ташу вакытында су басу куркынычы булган зоналарда яшәүче балалар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен кагылды. Аларга гадәттән тыш хәл булган очракларда эвакуациягә әзер булырга тәкъдим ителде. Авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә өстәмә түләү буенча куркыныч төркеменә кергән гаиләләр исемлеге төзелде.