Агымдагы елның 25 мартында Борындык төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ләйсән Абдрахманова ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда булды. Очрашу "Ялкын" журналының 95 еллыгына багышланган "Лидерлар мәктәбе" проекты кысаларында оештырылды. Ләйсән әлеге журналда басылып чыккан шигырьләрнең авторы булып тора.
Очрашу башланыр алдыннан яшь журналистлар Парламент үзәгендә, парламентаризм музеенда, шулай ук Дәүләт Советының утырышлар залында экскурсиядә булдылар.
