Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда урыны белән 35 градуска кадәр эсселек көтелә, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
11 май көнне Кошман авылында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырган "Кошман батырлары" кубогына көрәш турниры узды. Ярышларда Кошман, Кече Мәме, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки һәм Олы Подберезье авылыннан 50 дән артык көрәшче катнашты.
8 май көнне Апас шәһәр тибындагы бистәсендә ирләр командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык турнир узды. Безнең район өчен спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин җитәкчелегендә Николай Петухов, Иван Николаев, Виктор Яковлев, Руслан Томлеев, Максим Малюков, Сергей Крысанов һәм Кирилл Иванов составындагы "Мәлки кусты" командасы чыгыш ясады һәм беренче урынны яулады. Без аларны котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез!
Бүген Казан шәһәрендә алдан тавыш бирү кысаларында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча дебатлар уза. Дебатларда безнең район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнаша.
Бүген Олы Кайбычта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары урынбасары Илсур Гатиятуллин, шулай ук район халкы һәм кунаклары катнашты.
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды, ул тиңдәшсез батырлыкларга шатлану һәм авыр югалтулардан әрнү белән сугарылган. Җиңү көне - сугыштан соңгы барлык буыннарның патриотик гимны, ул яшь буыннарның күңелендә яңгырый, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Безнең уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү. Районда ветераннарның торак һәм башка социаль шартларын яхшыртуга, аларны иҗтимагый тормышта актив катнаштыруга юнәлдерелгән эзлекле сәясәт тормышка ашырыла. Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык кайбычлыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим. Җиңү көне котлы булсын, кадерле дуслар!"
Бүген Олы Урсак авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
2019 елның 11-20 маенда Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Идел аръягы төбәгенең чиктәш район үзәкләрендә (Апас, Олы Кайбыч, Тәтеш, Иске Чүпрәле, Кама Тамагы) «Буа: диалог киңлеге» III Халыкара милли театрлар фестивале узачак. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Татарстан Республикасы, Иран, Швеция, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуаш Республикасы, Мордва Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе коллективлары да катнашачак. Спектакльләр Буа дәүләт драма театры, Буа районы мәдәният йорты, Буа мәдәни үсеш үзәге, шулай ук Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары мәдәният йортларында күрсәтеләчәк.
9 Май бәйрәме алдыннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Кайбыч үзәк сырхауханәсе коллективы исеменнән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кайбыч үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Федоровское авылында яшәүче Анна Захарованы тантаналы рәвештә котладылар. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.
Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы!
Сезне Җиңү Көне уңаеннан котлыйм.
Бу - XX гасырның иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышында дошманны тар-мар иткән каһарман буынны дан-шөһрәт белән искә алу көне.
Ул буын туган җирдә тугрылыктан, күпмилләтле халыкның корычтай нык бердәмлегеннән көч алып, җиңү яулады.
Ватан өчен авыр ул көннәрендә дә, хәзер дә татарстанлылар аларның батырлыгына лаеклы булырга тырыша, илне үстерү һәм куәтен арттыру кебек уртак зур эшкә үзләреннән лаклы өлеш кертә.
Сезгә тынычлык һәм бәхет, республиканың һәм бөтен Россиянең үсеше хакына куйган хезмәтегездә зур уңышларга һәм олы максатларга ирешүегезне телим.