Бүген Апас районында медицина хезмәткәрләре арасында зона спартакиадасы узды. Чарада алты сәламәтлек саклау учреждениесе: Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш үзәк район хастаханәләренең җыелма командалары катнашты. Алар шахмат, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, аркан тарту һәм эстафетада көч сынашты. Нәтиҗәдә, Кайбыч үзәк район сырхауханәсе әлеге ярышларда мактаулы 3 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!
17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне. Бу хакта искә төшерү өчен, бу көнне, гадәттәгечә, балалар ярдәм фонды, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны төзегән «ышаныч балансы» бөтенроссия акциясен уздыра.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә Мурманск өлкәсе буенча Росреестр идарәсе вәкиле Елена Акимова килде.
7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Әлеге чарада безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә делегация катнашты.
Быел 7 майда хөкем ителүченең җәмгыятьтән изоляциясез җәза үтәүче учреждениеләр оешуга 100 ел тула.
4-5 майда Кайбыч муниципаль районыннан 14 кешедән торган йөгереш яратучылар төркеме бишенче Казан халыкара марафонда катнашты. Аларның дүртесе - Гөлинә Габдрахманова, Динар Гатауллин, Айназ Саттаров, Айгөл Гатауллина истәлекле медальләргә лаек булды. Әлеге марафонда алар алдынгылар төркемендә 10 километрлы дистанцияне тәмамлады.
1 май көнне Олы Тәрбит авылында Май бәйрәмнәре уңаеннан мини-футбол буенча турнир узды. Турнирда Мәлки якларыннан һәм Чувашстаннан барлыгы 8 команда катнашты. Нәтиҗәдә, күчмә кубок "Двор" командасына эләкте, Асанов командасы 2 урын, "Двор 2" командасы 3 урынны яулады. Призлы урыннар алган барлык командалар да Комсомольск районыннан булдылар. Алар артыннан Мәлки командасы һәм Олы Тәрбитнең ике командасы бара.
Ул – Кече Кайбыч авылында туып-үскән Алмаз Низаметдинов. Аңа халыкны иман юлына тартуда уңышлар насыйп булсын.
Экологик икеайлык кысаларында бүген район оешмалары һәм учреждениеләре катнашында өмә үткәрелде.