ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

7 һәм 10 май көннәрендә Олы Кайбыч авылының ял паркында экологик икеайлык кысаларында район оешмалары һәм учреждениеләре катнашында чираттагы өмә үткәрелде.

 

Билгеле булганча, 2019 елның 1 февраленнән нотариат өлкәсендәге яңалыклар үз көченә керде, аларның күбесе электрон теркәү белән бәйле. Мондый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, электрон хезмәттәшлек җайга салынды, ул милекчеләргә, Росреестрга мөрәҗәгать итеп, кыска вакыт эчендә күчемсез милек объектларына хокукны теркәргә мөмкинлек бирә. Нотариуслар мондый хезмәт күрсәтүне элек тә күрсәткәннәр, әмма аны өстәмә сыйфатында башкарганнар.
 

13 май көнне "БУА: диалог киңлеге" III Халыкара милли театр фестивале кысаларында Кайбыч районы мәдәният йорты сәхнәсендә Казахстан Республикасыннан Актүбә өлкәсе драма театры Уильям Шекспирның «Гамлет»  дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итте.


 

Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмаларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал этабы узачак. Анда 3 команда катнашачак: үзәк район сырхауханәсе, мәгариф бүлеге һәм Совет-башкарма комитеты.
 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
 

Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ЗТО белгечләре кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәк.
 


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән Кошман авылында балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Аларны анда төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов һәм мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин каршы алды.
 

"Кайбыч балык хуҗалыгы» җәмгыятенең яңа генераль директоры итеп Җамалетдинов Радик Гомәр улы билгеләнде. Элеккеге генераль директор Җамалетдинов Гомәр Шакир улы генераль директор урынбасары вазыйфасына күчерелде.
 

«Доброволец России» - инде тугызынчы ел рәттән үткәрелә торган Бөтенроссия һәм бөтен илдән дистәләгән мең проект җыйган конкурс. Аларның иң яхшылары үз идеяләрен федераль дәрәҗәдә тормышка ашыралар.

9 Майда Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Захарова вафат булды. Анна Захаровага 96 яшь иде. Аның тормышы-безнең барыбыз өчен дә үрнәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International