ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
 


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 18-24 июнь көннәрендә республика урманнарында урыны белән янгын чыгу куркынычы саклана, дип кисәтә синоптиклар.  

2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
 

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Кайбыч сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!

"Троица бәйрәме борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Әлеге бәйрәмгә туган якларына илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар. Алар бу дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарын искә ала, зират кыла. Троица буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим".


15
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген Олы Подберезье авылында авыл халкы гына түгел, якташлар, илнең барлык почмакларыннан - Ульяновск, Чуашстан, Псков өлкәсе, Тула, Рязань, Кострома, Татарстан һәм башка төбәкләрдән күп санлы кунаклар җыелган иде.
 

14 июньдә Югары Осланда "Өлкән буын" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән буын кешеләренә карата социаль сәясәтне гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ветераннар, пенсионерларның иҗтимагый оешмалары роле дигән түгәрәк өстәл утырышы узды.
 


14
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 13 июнендә Кайбыч районында Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.
 

11-12 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә эшләүче яшьләрнең IV форумы узды. Беренче көнне Форумны тантаналы ачу һәм мәйданчыкларда-лекторийларда эшләү булды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International