Хөрмәтле Кайбыч сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Табиб һөнәре тулаем кешегә хезмәт итүгә багышланган. Җиңел булмаган көндәлек эшегездә сез кеше өчен иң кадерле булган - исәнлек сагында торасыз.
Медицинада очраклы кешеләр юк. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, үз-үзеңне фида кылу - медицина хезмәткәрләренә хас булган кыйммәтле сыйфатлар. Сезнең эшегез - ул сокланырлык һәм горурланырлык батырлык.
Бүген олы ихтирам сүзләрен сәламәтлек сагында хезмәт иткән ветераннарга юллыйм. Лаеклы ялда булсагыз да, сез әле дә ярдәмгә килергә әзер торасыз.