Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» Россия Федерациясе законнары нигезендә кулланыла.
Ел саен Татарстан энергетиклары һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан электр белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен аңлату буенча махсус программа үткәрелә. Аның бурычы-мәктәп укучыларында электр җайланмалары янында куркынычсыз тәртип урнаштыру белән бәйле күнекмәләрен ныгыту, шулай ук көнкүреш электр приборлары белән куркынычсыз эш итәргә өйрәтү. Нәкъ менә шуңа күрә «Челтәр компаниясе» ААҖ белгечләре каникуллар вакытында мәктәп укучылары белән очрашып, балаларга электр белән куркынычсыз дус булу турында акцияләр үткәрә.
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә кабул итүгә язылу 8 (843) 236-61-64 телефоны буенча башкарыла
Социаль акция кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белән 30 комплект документ кабул ителгән. Әлеге документлар дәүләт кадастр исәбен һәм дәүләт теркәвен гамәлгә ашыру өчен эшләнгән. Шулай итеп, 30 ветеран кыска вакыт эчендә күчемсез милек рәсмиләштергән.
Бүген 9 егет - Олы Кайбычтан Ирек Зиядиев, Илназ Миңнуллин, Наил Сәгъдиев, Кече Кайбычтан Илнур Хикмәтуллин, Мөрәле авылыннан Илнур Сәйфетдинов һәм Илназ Әхмәтҗанов, Кошманнан Нәфкат һәм Шәфкать Фәйзуллиннар, Федоровскидан Илмас Фролов армиягә китте. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт, исән-сау өйгә кайтырга теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.
2 июльдә Кайбыч муниципаль районында ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы бердәм кабул итү көне узачак. Кабул итү Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт, 8.00 сәгатьтән социаль яклау бүлегендә район Советы бинасында оештырылачак.
Хезмәт өчен түләүнең яшерен формасы кебек хезмәт законнары өлкәсендәге хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләрне халык контроле дәүләт мәгълүмат системасына сылтама буенча җибәрергә мөмкин https://uslugi.tatarstan.ru.
23 июнь көнне Казанда милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Бәйрәм кысаларында Татарстанның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре – хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр, Анда безнең районнан бүләкләнүчеләр арасында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамилә Щукина да бар иде. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен ул 100000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Багай башлангыч мәктәбендә булды, анда мәктәп бинасы торышы белән танышты, мәктәп бакчасында, шулай ук балалар бакчасында булды. Ул шулай ук Араслан мәктәбендә эшләр торышы белән дә кызыксынды, үзара салым мәсьәләсенә дә кагылды.
25 июнь көнне 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Кадастр палатасы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Сезнең игътибарыгызга аеруча актуаль сораулар һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.