23 июнь көнне Казанда милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Бәйрәм кысаларында Татарстанның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре – хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр, Анда безнең районнан бүләкләнүчеләр арасында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамилә Щукина да бар иде. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен ул 100000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.