2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстан Республикасының Лаеш районында «Татарстанда кыр көне - 2019» кыр форматындагы зур күргәзмә узачак. Аның барышында республика башлыгы һәм рәсми кунаклар экспозицияне караячак, катнашучылар стендларын караячак, Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышачак.
27 июнь көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Чүти, Иске Тәрбит һәм Ульянково мәдәният учреждениеләрендә "бөҗәкләрнең яшерен тормышы" исемле күчмә мультфильм күрсәттеләр.
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне - 115 янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Дамир Ибраһимовны, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаны һәм Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллиннны котлап китте. Район башлыгы аларга эшләрендә һәм тормышта уңышлар теләде.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
28 июнь көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин белән берлектә районның мәгариф учреждениеләрендә булды. Ул Иске Чәчкап һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендә булды, аның бинасы торышы белән танышты, сыйныфларны, спорт залын, музейны, мәктәп бакчасын карады, шулай ук мәктәп яны лагере балалары белән аралашты, аларга күңелле каникуллар теләде. Мәктәпләрдә эшләрнең торышы турында Иске Чәчкап мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов һәм Олы Кайбыч мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина хәбәр итте.
21 июньдә Яшел Үзән шәһәрендә янгын сүндерү-коткару бүлекчәләренең газ һәм төтен саклау хезмәте звенолары арасында хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган республика ярышларының икенче этабы узды. Әлеге ярышларда безнең районнан 115 янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы катнашты һәм киеренке көрәштә Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасындагы 9 команда арасында мактаулы 3 урынны алды. Без аларны котлыйбыз!