Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Багай башлангыч мәктәбендә булды, анда мәктәп бинасы торышы белән танышты, мәктәп бакчасында, шулай ук балалар бакчасында булды. Ул шулай ук Араслан мәктәбендә эшләр торышы белән дә кызыксынды, үзара салым мәсьәләсенә дә кагылды.
Район башлыгын мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина, Багай башлангыч мәктәбе мөдире Евгения Мареева, Багай балалар бакчасы мөдире Гүзәл Сәлахова озатып йөрде.
Альберт Илгизәр улы мәктәп эшенең нәтиҗәлелеген уңай бәяләде.