Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә район хуҗалыкларында 2600 тонна печән, 30000 тонна сенаж һәм 52 тонна яфрак азык әзерләнгән. Районда шартлы терлеккә 7,1 центнер азык берәмлеге исәпләнгән.
20 июньдә Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе узды. Конференция барышында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Лотфуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
24 июнь көнне район мәдәният йортында 11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар катнашты.
23 июнь көнне Федоровское авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Рус каенкае" бәйрәме үткәрделәр. Каен Россия символы булып санала. Аның турында күп җырлар һәм күп шигырьләр язылуы гаҗәп тә түгел. Бу көнне каенлык төрле төстәге тасмалар белән бизәлде, җырлар җырланды, әйлән-бәйлән уйналды, балаларга, яшьләргә бәйрәм традицияләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) түбәндәгеләрне хәбәр итә.
29 июнь көнне 20: 00 Олы Кайбыч авылының "Сабантуй" ял паркында Яшьләр көне уңаеннан дискотека узачак.
2019 елның 25 июненнән 29 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
20 июньдә, "АК БАРС" Банк акционерларының еллык гомуми җыелышында, ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында "Кайбыч №1" сату офисы җитәкчесе Хафизова Илсөя Альберт кызы үз хезмәте өчен югары танылу алды һәм аңа "АК БАРС" Банк атказанган хезмәткәре исеме бирелде. Шулай ук аңа медаль һәм тиешле таныклык тапшырылды.
25 июньдә 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.
Бүген Кайбыч сырхауханәсенең хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Насретдинова Рәзидә Рәфыйк кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина, сырхауханә коллективы юбилярны котладылар, аңа нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләделәр.
Сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәзидә Рәфыйк кызы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.