«Куркынычсыз каникуллар» акциясе

2019 елның 29 июне, шимбә

           Ел саен Татарстан энергетиклары һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан электр белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен аңлату буенча махсус программа үткәрелә. Аның бурычы-мәктәп укучыларында электр җайланмалары янында куркынычсыз тәртип урнаштыру белән бәйле күнекмәләрен ныгыту, шулай ук көнкүреш электр приборлары белән куркынычсыз эш итәргә өйрәтү.  Нәкъ менә шуңа күрә «Челтәр компаниясе» ААҖ белгечләре каникуллар вакытында мәктәп укучылары белән очрашып, балаларга электр белән куркынычсыз дус булу турында акцияләр үткәрә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International