28 июнь көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин белән берлектә районның мәгариф учреждениеләрендә булды. Ул Иске Чәчкап һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендә булды, мәктәп бинасы торышы белән танышты, сыйныфларны, спорт залны, музейны, мәктәп бакчасын карады, шулай ук мәктәп яны лагере балалары белән аралашты, аларга күңелле каникуллар теләде. Мәктәпләрдә эшләрнең торышы турында Иске Чәчкап мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов һәм Олы Кайбыч мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина хәбәр итте.