Кайбыч районы газ төтен саклагычлары командасы Яшел Үзәндә узган ярышларда 3 нче урынны алды

2019 елның 30 июне, якшәмбе

          21 июньдә Яшел Үзән шәһәрендә янгын сүндерү-коткару бүлекчәләренең газ һәм төтен саклау хезмәте звенолары арасында хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган республика ярышларының икенче этабы узды. Әлеге ярышларда безнең районнан 115 янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы катнашты һәм киеренке көрәштә Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасындагы 9 команда арасында мактаулы 3 урынны алды. Без аларны котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International