Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Марат Идрисов, Кайбыч үзәк район сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.
«Эре мөгезле терлек лейкозы» доклады белән Кайбыч ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Зиядиев чыгыш ясады.