2019 елның 16 сентябрендә районның клуб учреждениеләре хезмәткәрләренең Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән тикшерүчесе Шәфигуллин Илшат катнашында эш киңәшмәсе узды. Үз чыгышында ул кешеләр күпләп җыела торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, беренчел янгын сүндерү чаралары турында, гадәттән тыш хәлләр вакытында - янгын һәм янгын вакытында эш урыннарында ничек эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Бу профилактик эш ел саен мәдәният хезмәткәрләре белән үткәрелә, авыл клубларында һәм мәдәният йортларында клуб формированиеләренең эшен дә исәпкә алып башкарыла.