"Иң җырлы авыл" район фестиваленә йомгак ясалды. Республика көне бәйрәмендә "Иң җырлы авыл" конкурсында катнашучылар Сабантуй мәйданы сәхнәсендә чыгыш ясау хокукына лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
16 сентябрь көнне район мәдәният йортында мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова фестивальнең калган катнашучыларына дипломнар тапшырды. Дипломнарга Күшкүл авыл клубы, Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йорты, Мәлки күпфункцияле үзәге, Кече Мәме мәдәният йорты, Кече Урсак авыл мәдәният йорты, Олы Урсак авыл мәдәният йорты лаек булдылар.