"Безнен заман" эшләүче яшьләр фестивалендә катнашу өчен заявка бирергә өлгер!

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

           Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты республика ачык телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. 25 сентябрьгә кадәр республика предприятиеләренең үзешчән артистлары һәм иҗат коллективлары «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә ел саен үткәрелә торган конкурста катнашуга гариза бирә алалар.
           Фестивальнең сайлап алу этаплары 2019 елның октябреннән алып ноябренә кадәр Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә узачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International