Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белән Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында агымдагы елның 19 августыннан 2 сентябренә кадәр "Кайнар линия" телефоны кысаларында мәктәп кирәк-яраклары, балалар әйберләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сораулары буенча тематик консультация оештырыла. Территориаль бүлекнең "Кайнар линия" телефоны 8(84377)2-12-46.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Татарстанда кадастр бәясен бәйсез бәяләүчеләр тарафыннан билгеләнгән бәяләү эшчәнлеге турындагы законнан дәүләт кадастр бәяүләүгә күчү дәвам итә. Бу закон нигезендә кадастр бәясе РФ субъекты каршындагы махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ булдырылды.
Искәртеп узабыз, конкурс башлану турында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан иткән иде.
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үз эшен төгәлләде. Ел саен әлеге вакыйга педагогик җәмәгатьчелекне алдынгы идеяләр һәм проектлар эзләүдә берләштерә, коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга, иң актуаль мәсьәләләрне фикер алышуга чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу көннәрдә район педагоглары узган уку елына йомгак ясадылар, киләсе елга максатлар һәм бурычлар билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатуынча, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле мәсьәләләр буенча, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы экспертлары белән бушлай консультацияләр бирергә мөмкин (http://provbiz.ru).
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Турминское торак пунктындагы филиал объектында агымдагы елның 13 сентябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып тору белән планлы ремонт-профилактик эшләре башкарылачак.
Татарстанда 2019 елның 20 августына ЕГРНга кертелгән торак пунктларның чикләре турында мәгълүматлар саны 554не тәшкил итә. Быел барлыгы 83 торак пункт чикләре кертелде.
Бүген Мәлки авылында яшәүче Томлеева Анастасия Максим кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фирдүс Әхмәтов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып, озын гомер теләделәр.
Бүген Мәлки авылында яшәүче Тукмаков Павел Федосиевич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котладылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау телеграммасын тапшырдылар.