ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

5 сентябрьдә территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар интернатта яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне комиссия составы белән таныштырдылар, районның территориаль һәм участок комиссияләре эше, алда торган алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында сөйләделәр. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү турында сөйләделәр, сайлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Әңгәмә чәй табыны артында кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән дәвам итте. Интернатта яшәүчеләр үз чиратында тормышлары турында сөйләделәр һәм кунакларга бик шат булдылар.
 

4 сентябрьдә Кайбыч районына "Автобус 14...30" килде.
 


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» ведомство программасы буенча  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирүгә өстәмә  конкурста  җиңүчеләрне  ачыклады.  Грантларның  гомуми  суммасы 211 млн 856 мең  сум  тәшкил  итә,  шуның 122 млн 877 мең  сумы федераль бюджеттан  бирелә. 

5 сентябрьдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә «Манзара» исемле иртәнге мәгълүмати-танып белү программасы чыгачак.
 

"Золотая Нива" А/ф дан Вячеслав Туртыгин бүгенге көндә Класс-Мега 360 комбайнында 18125 центнер ашлык суктырган. Аның артыннан "Кубня" агрофирмасыннан Альберт Лазарев, "Золотая Нива" агрофирмасыннан Валерий Савельев, "Кубня" агрофирмасыннан Харис Хәбибуллин ашлык суктырып, башка механизаторлар бара.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бөртекле культуралар чәчүлек мәйданнарының 94 проценты җыеп алынган. Тулай җыем 51,8 мең тонна тәшкил итте, уңыш – гектарыннан 27,5 центнер.
 


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Кошман авылында яшәүче Гатауллина Сәлимә Рәшит кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады, Сәлимә Рәшит кызына район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Бүгенге көндә Сәлимә Рәшит кызы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында эшли.
 

ТР Дәүләт Советына сайлаулар белән бер үк вакытта яшьләр парламенты формалаша-ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының яңа форматы.
 

4 август көнне 18:00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылында район мәдәният йорты янында " Автобус 14..30" акциясе узачак.
 

Бүген Олы Кошман авылында Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Бәйрәмне оештыруда әлеге авылның хәйриячеләре дә кушылды, ә Олы Кошман авылы мәчете имамы Фәрит Фәйзуллин корбан итен тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International