Кайбычта авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2019 елның 29 сентябре, якшәмбе

          Бүген Олы Кайбычта Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә ассортименты белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да шәхсән үзе танышты.
          Сәүдә ике мәйданчыкта үтте: район почта элемтәсе үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе каршында. Район авыл җирлекләре, агрофирмалар, икмәк комбинаты, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, кулланучылар җәмгыяте үз продукцияләрен беренче мәйданчыкта сатсалар, икенчесендә мәктәпләр үзләренең мәктәп яны участокларында үстерелгән әйберләрен тәкъдим иттеләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International