29 сентябрь көнне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, Федоровское урта мәктәбе директоры Михаил Серяков һәм "Грация" бию коллективы составындагы район делегациясе Ульяновск шәһәрендә булып кайтты. Әлеге чара "Мостовая Слобода" микрорайонына 370 ел тулу уңаеннан үтте. Юбилей уңаеннан бәйрәм программасы да оештырылган иде.
Бәйрәмдә җирле халыкның декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәләре, күпер бистәсенең китап – иллюстратив күргәзмәсе, «Сембирцит» спорт-күңел ачу мәйданчыгы, Сембер-Ульяновск казакълыгы әгъзаларыннан шашка һәм джигитлау буенча күрсәтмә программа оештырылган иде.
Бәйрәм барышында микрорайон халкын район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул район башлыгы исеменнән территориаль-иҗтимагый үзидарәнең актив рәисе В.В.Сидоровка истәлекле бүләк тапшырды, шулай ук Кайбыч районының Федоровское авылына кунакка чакырды.