Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла.
Йортны билгеләп куюны үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачылар көне белән котлый!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, бөртекле культураларны уңышлы җыеп алганнары өчен, рәхмәт белдерде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Тулай җыем 55 мең тонна тәшкил итте, уңыш - гектарыннан 27,5 центнер чыкты. Беренчеләрдән булып урып-җыюны "Гөбенә" агрофирмасы хуҗалыгы төгәлләде.
2019 елның 1 гыйнварыннан «федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Татарстан Республикасы көне алдыннан Казанда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Президент Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре һәм муниципалитет башлыкларына хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Федераль кадастр палатасы рәсми рәвештә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр бирү буенча сервисны эшләтеп җибәрде. Хәзер закон нигезендә, ведомство күчемсез милек объектлары турында мәгълүматларны өч тәүлек эчендә бирергә тиеш. Сервис мәгълүмат бирү вакытын берничә минутка кадәр киметергә мөмкинлек бирде.
26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәш-киңәшләр ала алачаклар.
Мехны табу - иң популяр ау сезоны. Бу юлы Татарстанда төлке һәм корсак белән 15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр, кондыз белән 29 февральгә кадәр, тик 1 октябрьдән 1 октябрьгә кадәр, куян-Русак белән 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр, 15 октябрьдән 29 февральгә кадәр сусарга ауларга мөмкин.