Бүген Кайбыч ягы музеенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре булып китте.
Экскурсиядә катнашучылар безнең районда яшәүче халыкларның көнкүреше һәм мәдәнияте тарихы белән таныштылар, туган ягыбызның күренекле кешеләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. .