28 сентябрьдә районның авыл хезмәтчәннәре Казанның Яңа Савин районында көзге ярминкәдә сәүдә иттеләр. Ярминкәдә агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, икмәк комбинаты һәм башкалар катнашты. Ул көнне кайбычлылар 2,0 миллион сумнан артык продукция саттылар.
32 автомобильдә алар ит, сөт, фураж, бәрәңге, яшелчә, икмәк һәм кулинария әйберләре, ярмалар алып килгәннәр.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Мәлки кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләр өчен чәй табыны оештырдылар.