10 октябрь көнне «Әкият» курчак театры балалары өлкәннәр декадасы кысаларында Федоровское авылының картлар һәм инвалидлар интернат – йортында кунакта булдылар. Яшь артистлар тагын өлкән яшьтәге кешеләрне һәм интернат йорты хезмәткәрләрен үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Алар белән шулай ук «Колобок» һәм «Теремок» курчак спектакле күрсәтелде. Курчак спектаклендә 3 нче сыйныф укучылары катнашты, алар өчен бу дебют, өлкәннәр аудиториясе алдында беренче чыгыш булды. Очрашу ахырында өлкәннәр балаларга курчак тамашасын караудан сөенергә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде.
15 октябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Идел буе Цеолиты" сәүдә йорты җәмгыяте генераль директоры партиянең Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә. Кабул итү вакыты: 10:00. Адрес: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт. Өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә 2-16-42 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Кайбыч районы прокуроры вазыйфасына РФ Генпрокуроры боерыгы белән юстиция киңәшчесе Алмаз Сөләйманов билгеләнде.
Татарстан Республикасының Кайбыч районы Олы Подберезье авылының Сергиевский храмында изге Сергий Радонежскийны искә алу көнендә православие мәхәлләсенә нигез салынуга 300 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды.
8 октябрьдә торак сату-алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләрнең Бөтенроссия атнасы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә кызыксыну уяткан «кайнар линия» булып узды.
Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында.
2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
7 октябрьдә «Урманнарны саклыйк» акциясе кысаларында Бәрлебаш авылы үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән, Зәңгәр күл тирәсендә 200 гә якын төрле агач үсентесе утыртылды.
Бүген Казанда "Корстон" КСККда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
2019 елның сентябреннән башлап районыбызның Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Ябалак, Багай, Надеждино, Кошман, Мөрәле, Кече Урсак, Олы Урсак авыл җирлекләрендә яшәүче 160тан артык өлкән яшьтәге граждан медицина тикшерүе-диспансерлаштыру үтте. Медицина учреждениеләренә 65 + затларны китерү дәвам итә, 2019 ел ахырына 570дән артык гражданны карау өчен китерү планлаштырыла.