2019 елның сентябреннән башлап районыбызның Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Ябалак, Багай, Надеждино, Кошман, Мөрәле, Кече Урсак, Олы Урсак авыл җирлекләрендә яшәүче 160тан артык өлкән яшьтәге граждан медицина тикшерүе-диспансерлаштыру үтте. Медицина учреждениеләренә 65 + затларны китерү дәвам итә, 2019 ел ахырына 570дән артык гражданны карау өчен китерү планлаштырыла.