ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат бирү турында 1,1 млн.нан артык сорауны эшкәртте.
 


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Кичке уен ул - гореф-гадәтләребезне яңарту, аларны башкаларга да җиткерү.
Җыр-моң, бию, уен-көлке белән үрелеп узучы "Кичке уен"нарыбыз районыбызда инде чын бәйрәмгә әйләнде.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, җир характерына, эшкә урнашу һәм матди ярдәмгә кагылышлы иде. Кабул итүгә 5 кеше язылды. Аларның барысына да аңлату җаваплар бирелде.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда көзге бодай чәчү бара. Көзге бодай чәчү 80 процентка төгәлләнгән.

Районда шулай ук горчица урагы бара, ул 651 гектар мәйданда башкарылган, бу планның 55 процентын тәшкил итә.

Югары профессионализмы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан бүген эшлекле киңәшмәдә «Татарстан-Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбыч территориаль бүлеге рәисе Акрымов Александр Михайлович Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 

Шушы көннәрдә Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 14 нче номерлы филиалы баш белгече Лидия Нәфыйкова, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова туган көннәрен билгеләп үттеләр. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, барысына да сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иминлек теләде.
 

Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренә ТР Финанс министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
 

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Театр елы кысаларында Яшел Үзән шәһәрендә «Бум курчаклары» курчак коллективлары фестивале узды. "Әкият" халык балалар курчак театры (җит. Сафиуллина Венера) әлеге фестивальдә катнашты. Фестивальдә гадәти булмаган курчаклар бар иде: иң кечкенә һәм биш метрлы курчаклар, алар белән Әлмәт шәһәреннән биш артист идарә итте. Безнең артистлар планшет курчаклар тәкъдим иттеләр. Алар "Өч кыз" татар халык әкиятен күрсәттеләр. Фестиваль ахырында барлык катнашучыларны Яшел Үзән шәһәре идарәсе башлыгы Роман Раков котлады һәм дипломнар тапшырды.

Олы Кайбыч авылында бассейнлы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы косметик ремонттан соң янә үз эшен башлап җибәрде. Сентябрь аена эш вакыты: 8.00-22.00, ялларсыз. Тел. 2-10-68, 2-16-46.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International