Кайбыч районы прокуроры вазыйфасына РФ Генпрокуроры боерыгы белән юстиция киңәшчесе Алмаз Сөләйманов билгеләнде.
Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков прокуратура коллективына һәм Кайбыч районы активына яңа билгеләнгән җитәкчене тәкъдим итте.
Җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. Илдус Нәфыйков Алмаз Сөләймановның хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды, аңа эшләрендә уңышлар теләде һәм законлылыкны тәэмин итү символы буларак прокурор портфелен тапшырды. "Районның үз традицияләре, үз тарихы, монда горурланырлык нәрсәләр бар", - диде ул. Моңа кадәр бу вазифаны биш ел дәвамында башкарган Руслан Заһретдиновка һәм вакытлыча прокурор вазыйфаларын башкаручы Елена Сугловага рәхмәт белдерде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңа прокурор белән берлектә эшләргә теләк белдерде.