7 октябрьдә «Урманнарны саклыйк» акциясе кысаларында Бәрлебаш авылы үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән, Зәңгәр күл тирәсендә 200 гә якын төрле агач үсентесе утыртылды.
Акциядә район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, Бәрлебаш мәктәбе, мәдәният йорты, Ябалак авыл җирлеге укытучылары, җирле депутатлар катнашты.